Махсус хәрби операция
2 декабрь 2022, 04:50

“Иремне мобилизацияләделәр. Акчасын күргән юк әле"”

Ике бала әнисе республика башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

“Иремне мобилизацияләделәр. Акчасын күргән юк әле"”“Иремне мобилизацияләделәр. Акчасын күргән юк әле"”
“Иремне мобилизацияләделәр. Акчасын күргән юк әле"”

Башкортстанда яшәүче  ханым ярдәм сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать  иткән. Ул иренең сентябрь азагында   мобилизацияләнүен, шул вакыттан алып бүгенгә кадәр бер тиен дә акча алмавына зарланган. Ханым, әни кеше буларак, ике бала тәрбияләве һәм акчасыз калуы турында әйткән.

“Ярдәм итегез, зинһар. Мзчетле районының Әлегәз авылы. Иремне мобилизацияләделәр. Ике балабыз бар – 2 яшьлек һәм 10 айлык. Иремә, 26 сентябрьдә мобилизацияләнсә дә,  әлегә кадәр эш хакын түләмиләр”, - дип мөрәбҗәгать иткән республика башлыгына Зилә Я.

Фото: topnews.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас