Махсус хәрби операциядә катнашучы Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның взвод командиры Ренат Алиев, батырлык күрсәтеп, каршы як сугышчысын әсирлеккә алган.
“Башкорт батальоны” телеграм-каналында язылуынча, безнең батальонның дүрт кешедән торган төркеме урында разведкага чыга. Шул чакта алар Украина кораллы көчләренең җиде кешедән торган диверсия-разведка ясау төркеменә очрый.
Кече сержант Ренат Алиев бик акыллы итеп оборона оештыра. Нәтиҗәдә Украина кораллы көчләренең алты хәрбие юкка чыгарыла. Берсен Ренат Алиев кул сугышында коралсызландыра һәм подразделение штабына алып кайта.