Барлык яңалыклар
Мобилизация
1 декабрь 2022, 12:07

Марат Закировка – Жуков медале

Ә иң зур шатлыгы – аның кызы туган!

https://vk.com/club175284210
https://vk.com/club175284210

Салават районы Әлкә авылы егете Марат Закиров махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен бүләккә тәкъдим ителгән. Һәм, ил президенты Владимир Путин указына ярашлы, ул Жуков медале белән бүләкләнгән.

Кече сержант инженер-сапер бүлеге составында кырларны, юлларны һәм торак пунктларны миналардан “чистарткан”. Кайчакта бу эшләрне, гомерен хәвеф астына куеп, каршы як уты астында башкарырга туры килгән.

Башкортстан егете сынатмаган. Ул алдына куелган бурычларны намус белән кыю үтәгән.

Ә бу вакытта өендә аның кызы туган дип яза “Салват җирендә” басмасы.

Маратны икеләтә шатлыгы белән котлыйбыз!

https://vk.com/club175284210
https://vk.com/club175284210
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: