Барлык яңалыклар
Мобилизация
1 декабрь 2022, 11:02

Егетләр утлар кичә

Фәрештәләре саклагандыр.

Егетләр утлар кичә
Егетләр утлар кичә

Фәрештәләре саклагандыр.

 

“Ниләр генә күрми, ни кичерми, ир-егеткәй белән ат башы”. Бу безнең ата-бабаларыбыз турында җырланган җыр юллары.

Бүген тимер атларда алышкан ир-егетләргә дә бик катлаулы шартларда калырга туры килә, сер генә бирмиләр. Менә шундый бер асыл егетебезне һәлак булды дип уйлаганнар.

Бу хакта РФ Хәрби Кораллы көчләр полковнигы Иван Шиц бәян итә, дип язып чыкты “Известия”.

Безнең егет янган танкта исән калган һәм бераздан үзебезнең позицияләргә кайтып җиткән.

Полковник белдерүенчә, зыян күргән танктан механик-водительне коткару мөмкинлеге калмаган булган. Хезмәттәшләре аны һәлак булды дип уйлаган.

Әмма егет исән калган! Ул берничә тапкыр аңын югалткан, төтенгә исергән, әмма тәүлек узуга, бөтен көчен җыеп, үзебезнекеләр янына кайтып җиткән.

 «Ул дүрт магазин беткәнче атышкан, шуышып траншеяләр сызыгына барып җиткән, шуннан да атышкан. Аңа РПГ гранаталары ыргыта башлаганнар. Төнлә ул үз подразделениеләребезгә шуышып кайтып җиткән», – ди Шиц.

Фото: ntv.ru

 

 

Егетләр утлар кичә
Егетләр утлар кичә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: