+23 °С
Ачык
Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон хәрбие Украина корыллы көчләренең “йомшак урыннары” турында сөйләгән.
“Лесник” позывнойлы сугышчы бу хакта “Россия 24” телеканалына әйткән. Тапшыруның фрагменты “Башкорт батальоны” телеграм-каналында да урнаштырылган.
“Без наёмникларга каршы сугышабыз. Украиналылар безнең белән сугышырга теләми. Каршы якның йомшак урыннары – хәрби чикләре, элемтәләре начар яки бөтенләй юк, окоплары начар чокылган”, – ди “Лесник”.
Һава торышы да хәлне катлауландыра, ди ул.