Махсус хәрби операция
30 ноябрь 2022, 05:49

“Мине әни өйдә ятар өчен тапмаган бит”

БТР урлап алып кайткан Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов яңадан яу кырына юл ала.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

“Барс-17” батальоны сугышчысы Фәнис Хөсәенов махсус хәрби операция зонасында, каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлап, дан казанды.

Шушы көннәрдә Фәнис туган ягына кайтты. Әмма озакка түгел. Бүген инде ул операция барган урынга яңадан юл ала. Шул уңайдан, үзе дә хәрби операциядә катнашкан Илгиз Солтанморатов, Тәтешлегә барып, Фәнис белән күрешеп, аның белән сөйләшеп, хәерле юллар теләп кайткан.

“Фәнис – чын егет. Ул берүзе бер төркем дошманга каршы сугышып, берсен әсирлеккә алып, БТР урлап, безнекеләр янына кайткан. Аңа һәм бар егетләргә тизрәк әйләнеп кайтуларын телик!” – ди Илгиз.

Илгиз белән сөйләшүдә Фәнис: “Сугышка эләгермен дип уйламаган идем. Әмма военкоматка үз теләгем белән бардым. Безне әниләр өйдә ятар өчен тудырмаган бит”, – ди.

Ул күңелдә хәрбиләрчә кәеф, рухи көч булырга тиеш дип исәпли. Һәм, әлбәттә, сугышта ышанычлы дуслар булу да кирәк, ди ул. Шуңа алар якташлары белән бергә булырга тырышалар. Кем әйтмешли, дуслар яуда сынала.

Исегезгә төшерәбез: Фәнис – Тәтешле районы егете. Ул, яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлаган. Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның берничә солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып, урланган БТРда үзебезнең якка алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис, җимереклекләр арасыннан генерал-майорны алып чыгып, урланган бронетранспортерда аны хәрби госпитальгә илткән. Шулай ук якташын да сугыш кырыннан алып чыккан.

 

https://vk.com/ilgiz_sultanmurat
https://vk.com/ilgiz_sultanmurat
https://vk.com/ilgiz_sultanmurat
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас