Барлык яңалыклар
Мобилизация
29 ноябрь 2022, 23:12

Тыныч йокла, солдат...

Ринат Фәттаховны соңгы юлга озаттылар...

https://vk.com/uchalyraion
https://vk.com/uchalyraion

Бүген, 29 ноябрьдә, Учалы районының Комсомольск авылы халкы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелгән рядовой Ринат Фәттаховны соңгы юлга озатты...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен республика парламенты депутаты Зәкәрия Гыйбадуллин җиткерде.

Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов, Ринатның туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары – барысы да аны тәртипле, рухлы егет итеп искә алды.

Фәттахов Ринат Гыйниятулла улы 1978 елның 22 ноябрендә Комсомольск авылында туган. 1995 елда мәктәпне тәмамлаган. 1996-98 елларда армиядә хезмәт иткән.

2022 елның июнендә үз теләге белән хәрби операциягә кушыла. Туган көненә 2 көн кала – 20 ноябрьдә һәлак була...

Ринатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Тыныч йокла, солдат...
Тыныч йокла, солдат...
Тыныч йокла, солдат...
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: