

Махсус хәрби операция кырындагы Хәмзә хәзрәттән сәлам:
“Шәйморатов батальоныннан кайтып килгәндә илебезнең төрле төбәкләреннән яңа хезмәткә алынган егетләрдә кунып чыктык. Хәрбиләрнең урнашкан урыны – иске сарай. Әмма шуңы карамастан, беркем дә зарланмый, безне куанып каршы алдылар. Мин рухи кардәшем Виктор белән вәгазь сөйләдек. Дөрес юлга басарга өндәдек, догалар әйтеп, барысының да исән-имин әйләнеп кайтуын теләдек. Амин!
Кичне бәләкәй генә концерт белән тәмамладык, Виктор атакай үзе язган җырларны башкарды, гармун моңына да җырладык”.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Telegram-каналы.