

Бүген, 29 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Салават Юлаев исемендәге ирекмәннәр батальонына кагылышлы яңалыкны җиткерде.
Аның әйтүенчә, батальон төзелеп беткән дияргә була. Аңа Росгвардия гаскәрләре керә. Әлеге вакытта сугышчылар хәрби әзерлек үтә.
“20 декабрьдә аларны махсус хәрби операциягә озатачакбыз”, – диде төбәк җитәкчесе.
Ул солдатларны кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә кушты.
“Бу – бик зур җитди адым. Мондый карар кабул иткән егетләргә рәхмәт”, – дип өстәде Радий Хәбиров.