

Эшләр 2023 елда тәмамланыр дип көтелә.
Быелгы төзелеш мизгелендә Бөредә яңа суүткәргеч төзелә башлады. Моңа кадәр хезмәт иткәне инде бик искергән һәм аннан килгән суның бик каты булуы шәһәр хуҗалыгы өчен борчу тудырган проблемага әверелгән булган.
Яңа объектны тапшырганнан соң шәһәрдә су килү белән бәйле мәсьәләләр кимер һәм су сыйфаты да күзгә күренеп яхшырыр дигән ышанычта бөрелеләр.
Эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында алып барыла. Проектның хакы – 804 миллион сум чамасына барып басачак. Чистарту станциясе ком фильтрлары белән җиһазландырылган һәм тәүлегенә 12 мең кубометр су үткәрергә сәләтле булыр дип көтелә. Бу Бөредә яшәүче 48 мең кешене су белән тәэмин итәргә җитәчәк.
Фото: Башинформ.