+21 °С
Болытлы


Аскын районы Күбияз авылында яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташлары өчен тушенкалар әзерләгән.
Бу хакта район башлыгы Динис Йосыпов үзенең Вконтакте сәхифәсендә язган.
“Безнең сугышчылар өчен посылкалар җибәрелеп тора. Теләге булган һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы суза.
Күбияз авылы халкы да читтә калмады. Авыл мәдрәсәсендә мобилизацияләнгәннәр өчен 200 банка “Хәләл” тушенкасын әзерләделәр”, – дигән ул.
Динис Йосыпов солдатларга ярдәм итүче Күбияз халкына һәм район кешеләренә рәхмәтен җиткергән.