

Уен һәм чынбарлык
Ил сакларга киткән авылдашларыма багышлана.
Балачактан уйнап үскән
Юаш кына малайлар,
Бүген килеп, ил чигендә
Дошман утын камыйлар.
“Сугыш” уенын уйнадык,
Талдан “парашют” идек.
Балачактан ук Ватанны
Саклаучы булып йөрдек.
Кырда “окоп”лар казыдык,
“Кулга” алдык “дошман”ны...
Бүген чынлап үтисез сез
Ватан-Ана кушканны.
Кем уйлаган сезнең күзләр
Дошман утын күрер дип?
Уенчык коралларыгыз
Бер заман “терелер” дип?
Яу җырларын әллә нигә,
Кызык күреп җырладык.
Моңа кадәр чынбарлыкны
Уеннан аермадык.
Фронт сызыгына баскач,
Аермасын аңладык.
Йөрәкләргә йөрәкләр
Калды бары ялганып.
Алмалары, чияләре
Пешкән чакта балланып,
Авылдашлар яуга китте
Таң атканда алланып.
Кайнар сәлам юлларбыз
Сезгә очар кошлардан.
Имин-аман әйләнеп,
Кайтыгыз сугышлардан.
Ринат Сөләйманов.
Фото: Ачык чыганактан.