Махсус хәрби операция
28 ноябрь 2022, 08:35

“Күңел булганчы сөйләштек...”

 “Күчтәнәчләрне тапшырдым”, – ди авыл биләмәсе башлыгы Рима Мусина.  

https://buzdyaknews.ruhttps://buzdyaknews.ru
https://buzdyaknews.ru

Бүздәк районының Түреш авыл биләмәсе башлыгы Рима Мусина мобилизацияләнгән якташларын күреп кайткан. Әле егетләр хәрби әзерлек үтә, дип яза “Буздякские новости” басмасы.

“Якташлар белән очраштым, күңел булганчы сөйләштек. Өйләреннән җибәргән  посылка һәм күчтәнәчләрне алып бардым. Куертылган сөт, сало, җылы оекбашлар, күлмәкләр һәм башка кирәкле әйберләрне солдатларга тапшырдым. Егетләр яшәү шартлары белән канәгать, кәефләре хәрбиләрчә, бар урында да тәртип диделәр”, – дип сөйләгән Рима Рәис кызы.

Әйтергә кирәк, авыл халкы солдатларга гуманитар ярдәм җыюга бердәм кушыла. Моңа кадәр алар җыелган акчаларның бер өлешен егетләргә бронежилетлар сатып алуга күчергәннәр.

“Күңел булганчы сөйләштек...”
“Күңел булганчы сөйләштек...”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас