

Бүген Украинада барган махсус хәрби операция беркемне дә битараф калдырмый. Сөлектәй егетләребезнең илебез күгендәге тынычлыкны сакларга китте, барыбыз да аларның, тизрәк җиңү яулап, туган якларга исән-имин кайтып җитүләрен телибез.
Илгә зур сынау килгән бу көннәрдә һәр кеше кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Безнең Чакмагыш районында да хәйриячелек итүче кешеләр шактый. Шуларның берсе – Кашкар авылы егете Рәгыйть Рәшит улы Сөләймәнов. Аның авылдашларга , якташларга күрсәткән игелекләре бик күп. Менә бүген дә ул мобилизация кысаларында алгы фронтка киткән егетләребезнең гаилә әгъзаларына ярдәм итү уе белән янып яши.
Күптән түгел Рәгыйть Рәшит улы шушы максатка 200 мең сум акча күчерде. Әлеге акчаларның шактый өлешенә без үз гаиләбез белән урманда делянка кисеп, утын әзерләп, илебезне сакларга киткән 7 солдатыбызның гаиләсенә берәр “Беларусь” тракторы арбасы белән утын төяп илттек (Рапат авылына – 5, Калмашбаштан – 1, Иске Биккенәдән – 1 гаиләгә). Ә 100 мең сум акчаны Украинада хезмәт итүче Чакмагыш районы егетләренә, үзләренең хәрби частьларына машина сатып алу өчен, ярдәм исәбеннән командир исеменә күчердек.
Хәрби хезмәттә булган егетләрнең гаиләләре, әти-әниләре шундый кирәкле һәм зур ярдәм күрсәткән өчен Рәгыйть Рәшит улына зур рәхмәт белдерделәр.
Һәрчак ярдәмгә ашкынучы Рәгыйть Сөләймановны мин, кечелекле, кешелекле һәм киң күңелле булганы өчен, бүгенге заман героена тиңләр идем. Бар авыл халкы исеменнән аңа сәламәтлек, эшендә зур уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Ә яу кырындагы батырларыбызның исә, тиз арада фашизм дигән зәхмәтне үз өнендә тончыктырып, туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә Рәгыйть Сөләймәновның егетләребез өчен 144 мең сумга тепловизор сатып алып җибәрергә ният итүе билгеле булды. Мондый изге эшләре өчен аңа, әлбәттә, зур рәхмәт.
Резеда Тимофеева.
Чакмагыш, Калмашбаш.