Махсус хәрби операция
28 ноябрь 2022, 05:26

Альбертны соңгы юлга озаттылар

 "Ни кызганыч, ата-аналар үз балаларын җирли..." 

https://zianzori.ruhttps://zianzori.ru
https://zianzori.ru

26 ноябрьдә Зианчура районының Абзан авылында рядовой Альберт Шәкүровны соңгы юлга озаттылар.

Альберт Юнир улы белән хушлашырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, районның төрле авылларыннан бик күп кеше җыелган иде.

Альберт 1998 елның 16 апрелендә Малиновка авылында туган. 9нчы сыйныфтан соң Салават индустриаль колледжына укырга керә. 2016 елда армиягә чакырыла һәм  анда водитель-механик булып хезмәт итә. Кайткач, Салават шәһәрендә эшли.

“Өлешчә мобилизация башлангач, безнең Альберт, меңләгән егет арасыннан юлга чыкты. Танышлары аны максатчан, үзенә карата таләпчән, җаваплы кеше итеп белә. Ни кызганыч, кайсыбер чакта без табигатькә каршы барабыз – ата-аналар үз балаларын җирли. Бу минутта бернинди сүзләр дә ата-ананы юата, аның халәтен җиңеләйтә алмый. Зианчура герое Альберт Шәкүровның истәлеге мәңгелек булсын өчен без барысын да эшләячәкбез. Хуш бул, безнең герой...” – диде район башлыгы Дамин Юланов.

Бу көнне Альбертны белгән һәркем җылы сүзләрен әйтте. Ул якташлары күңелендә һәм аны белгән һәркемнең йөрәгендә ачык, тырыш кеше, якын дус, тормышны яраткан егет булып калачак.

Хезмәттәшләре әйтүенчә, Альберт хәрби бурычларны үтәгәндә үзен чын батыр һәм кыю солдат итеп күрсәткән. Ул ноябрьдә Украина территориясендә үлгән...

Альбертның әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, солдат...

https://zianzori.ru
https://zianzori.ru
https://zianzori.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас