

Нефтекамадагы эшкуарлар төркеме бронежилетлар, япмалар һәм аларга кирәк-яраклар, пояслар житештерү белән шөгыльләнә башлаган. Аларның төп максаты - күбрәк акча эшләп калу түгел, ә сугышчыларыбызга өйләренә исән-сау кайтырга ярдәм итү.
Яңа производствога нигез салучыларның берсе - Андрей. Аның үз тегү цехы бар. Ә Руслан белән Николайның - чын хәрби тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә мондый хезмәттәшлек уңышлы булды: җитештерү мәйданын эзләргә һәм хәрби җиһазлар тегү үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәкми.
Эшкуарлар уңайлы һәм практик модель булдырырга тырыша. Шуңа күрә тәүдә кайбер җитештерүчеләрнең эшләнмәләрен өйрәнгәннәр, чагыштырганнар, һәркайсының кимчелекләрен билгеләгәннәр. Шул чагыштырулар, өйрәнүләр нигезендә алар үзенчәлекле кием тегә алганнар.
Эшкуарлар әйтүенчә, бронежилетлар өчен бердәм стандартлар юк. Шуңа күрә модельне тәмамлау һәм камилләштерү мөмкинлеге чиксез. Ир-атларның нияте продуктны, киемнәрне патентлау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны арзан хаклы сыйфатлы бронежилетлар белән тәэмин итү.
Ә менә Стәрлебаш районында республикада беренчеләрдән булып "Үзебезнекеләр өчен тегәбез!" волонтерлар цехында маскировкалау челтәре эшләүне үзләштерделәр.
Инициатив төркем челтәр туку өчен махсус өстәл җыйды һәм беренче кисәкне ясый башлады. Башкортстан буенча әлеге юнәлеш кураторы Альбина Габдуллина тегү цехына барлык таләпләргә дә туры килә торган махсус тукыма һәм җепләр алып килде. Ул волонтерларга бу эшнең ничек оештырылырга тиешлеген анлатты һәм күрсәтте.
Уфа кызы Интернетта Белгородтан «Рус тәртибе» хәйрия фонды проекты турында очраклы рәвештә белеп кала. Алар "Невидимка" төбәк акциясен башлап җибәргәннәр. Ил буенча төрле төбәкләрдән маскировкалау челтәре эшләргә теләүчеләрне әлеге һөнәргә өйрәтәләр, киләчәктә кураторлар урыннарда белемнәрен башкаларга бирсеннәр дип тырышалар.
Альбина Габдуллина Самарада күнекмәләрне үзләштереп, республикага кайта һәм бушлай маскировкалау челтәрләре ясарга әзер волонтерлар эзли башлый, тәүгеләрдән булып Стәрлебашлар теләк белдерә.
"Алар Оборона министрлыгы стандартлары буенча ясала. Сыйфатка аерым таләпләр бар. Безнең өчен Саратовта махсус материал сатып алачаклар, ә без аларга әзер продукцияне төяп җибәрәчәкбез, Хәзер логистика турында уйлыйбыз», дип сөйләде Альбина.
Якын арада сугышчылар һәм хәрби техника өчен яшерен челтәрләр Уфа районының Шмидт авылында тукыла башлаячак. Актив пенсионер хатын-кызлар технологияне үзләштерергә, кичләрен файдалы үткәрергә теләк белдергәннәр дә инде.