Махсус хәрби операция
25 ноябрь 2022, 15:42

Путин сугыштагы солдатларга шалтыраткан

tolknews.rutolknews.ru
Фото:tolknews.ru

Русия Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга телефоннан шалтыратуын сөйләгән. Бу хакта ул бүген, Ново-Огарёводагы резиденциясендә хәрбиләрнең әниләренә  хәбәр иткән. Президентның сүзләрен ТАСС китерә:

Улын югалтучылар өчен... ниндидер стандарт, формаль кайгы уртаклашу сүзләрен әйтәсем дә килми, әмма белегез: мин үзем дә, ил җитәкчелеге дә бу хәсрәтне  уртаклашабыз, аңлыйбыз, баланы югалту кайгысын кичерү авыр, аны беркем дә, бернәрсә дә алмаштыра алмый. Аеруча 9 ай буе йөрәге астында  йөртеп, күкрәк сөтен имезеп үстергән ана кеше өчен...” – дип мөрәҗәгать иткән Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең аналарына. Дәүләт башлыгы сүзләренчә,  ул шалтыраткан солдатлар бик тә гаҗәпләнгән. Шул ук вакытта Путин солдатлар белән сөйләшү нәтиҗәсендә аларның сугышчан рухларына хәйран калуын белдерә. “Һич икеләнмичә аларны геройлар дип әйтә алам”, – дигән Путин.

Президентның аналар белән очрашуы Русиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнүче Аналар көненә туры китерелгән. Путинның матбугат сәркатибе Песков сүзләре буенча, очрашу ирекле әңгәмәләшү форматында узган.

Чыганак: lenta.ru, tass.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас