Махсус хәрби операция
25 ноябрь 2022, 17:00

Өч баласы калды...

Давыт Гыйльмияров зәңгәр берет киюе белән һәрчак горурланган...

https://vk.com/id4289225https://vk.com/id4289225
https://vk.com/id4289225

Кичә, 24 ноябрьдә, Аскын районы үз улын – Давыт Гыйльмияровны соңгы юлга озатты. Тумышы белән Гөмбә (Гумбино) авылыннан булган Давыт Мөхәрәм улы Луганск халык республикасы территориясендә үлгән...

Бу хакта Аскын районы башлыгы Динис Йосыпов үзенең Вконтакте сәхифәсенә язган.

“Давыт Гыйльмияровның өлкән яшьтәге әти-әнисе, хатыны, өч баласы калды. Аларның тирән кайгысын уртаклашам. Мәрхүмнең туганнарына ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирәм.

Тыныч йокла, Давыт... Синең батырлык онытылмаячак. Мәңге хәтердәсең...” – дигән ул.

Давыт Гыйльмияров 1978 елда күп балалы гаиләдә туган. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Аскында һөнәри училищеда укыган. Хәрби хезмәтне Кострома шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә үткән.

“Элиткалы гаскәрдә хезмәт итүе, зәңгәр берет киеп йөргәнлеге белән Давыт нык горурлана иде, – ди мәрхүмнең өч туганы Илдус Ибраһимов. – Ватан чакыргач та, ул беренчеләр сафында кулына корал алып, хезмәткә китте”.

Давыт Мөхәрәм улы Уфада яшәгән һәм, октябрь урталарында өлешчә мобилизациягә эләгеп,  хәрби әзерлек үтү урынына башкаладан чакыртылган.  11 ноябрьдә аның гомере өзелгән... Аңа 44 яшь булган...

“Давыт үзенең чын герой, чын патриот икәнлеген раслады. Үлеме дә аның геройларча булды”, – ди туганы.

Тыныч йокла, солдат...

https://vk.com/id4289225
https://vk.com
https://vk.com/id4289225
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас