

Русиянең Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә кагылышлы яңалыкны җиткерде.
Ведомстводан әйтүләренчә, мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә тиешле түләүләрне 25 декабрьдә күчерәчәкләр. Шулай итеп, акчалар нәкъ бер айдан килеп җитәчәк. Бу хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен Яңа ел алдыннан финансларсыз калдырмас өчен эшләнә.
Исегезгә төшерәбез: гадәттә үткән ай өчен түләүләр әлеге айның 10ыннан 20сенә кадәр күчерелә. Әгәр декабрь өчен акчаларны гадәти схема буенча түләсәләр, алар 10-20 гыйнварда гына килеп җитәр иде. Ә Яңа ел алдыннан, белүебезчә, чыгымнар күп һәм бу акчалар гаиләләргә бик кирәк.
Аннан да бигрәк, махсус операциягә юлланган һәр ир-егетнең исән-сау әйләнеп кайтуы мөһим.