Махсус хәрби операция
25 ноябрь 2022, 09:05

Айрат якташларга бүләк ясаган

Кешеләр барсы да яхшылык эшләргә әзерме?

Айрат якташларга бүләк ясаганАйрат якташларга бүләк ясаган
Айрат якташларга бүләк ясаган

Кешеләр барсы да яхшылык эшләргә әзерме?

 

Кешеләр барсы да яхшылык эшләргә әзерме? Юк. Шундый нәтиҗә ясадым... Әмма төп сүз изге күңелле кеше турында.

Яңавылда яшәүче Айрат Галиханов хәрби операциядә катнашучы якташларга карата зур изгелек кылган. Ул үз акчасына башкорт батальоннары өчен дүрт машина сатып алган. Алар гади техника түгел – ике УАЗ һәм ике ЗИЛ автомунча итеп эшләнгән.

Бу техника ике миллион сумга төшкән. Машины Айрат күрше төбәкләрдән эзләп тапкан. Аларны алып кайткач, техосмотр үткәрергә уйлаган. Шәһәрдә мондый автомобильләрне хезмәтләндерүче бердәнбер предприятиедә аңа ярдәм итүдән баш тартканнар! Шуннан аларны Айрат үзе тикшереп, карап, үзе үк төзәтеп куйган. Бу хакта район хакимияте башлыгы  Илшат Вазигатов бәян итә.

Әйткәндәй, Айратның нинди максат белән бу техниканы алуын белгәч, сатучылар, сатулашып та тормый, бәяләрен төшергәннәр.

Олы йөрәкле ир-егет тә үзенең бу адымын әллә нинди зур эш дип санамый. Мондый изгелекләрне ул беренчегә генә кылмаган. Мисал өчен, Байгуҗа авылында Социалистик Хезмәт Герое Сабит Ягафәров исемендәге паркны да ул үз акчасына эшләткән.

“Җиңү эшенә взнос”, дип атый бу изгелекләрен Айрат Равил улы. Менә шундый ул. Кешелекле, һәрчак ярдәмгә ашкынып торучы, эчкерсез, һаваланмый гына изгелекләр кылучы кеше”, – дип яза район башлыгы Илшат Вазигатов социаль челтәрләрдә.

Изгелекләрегез үзегезгә игелеге белән кайтсын, Айрат!

Айрат якташларга бүләк ясаган
Айрат якташларга бүләк ясаган
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас