Барлык яңалыклар
Мобилизация
24 ноябрь , 23:41

Тәлгатьне соңгы юлга озаттылар...

Ул үләренә ике атна кала өйләнгән булган...

https://voshodnews.ru
https://voshodnews.ru

Бүген, 24 ноябрьдә, Ишембай районы Югары Эткол авылында Тәлгать Кинҗәбузов белән хушлаштылар. Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә 6 ноябрьдә үлгән...

Тәлгать Юлай улы 1995 елның 13 декабрендә туган. Стәрлетамакның төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжын тәмамлаган. Аннары армиядә хезмәт итеп кайткан. Быел 26 сентябрьдә өлешчә мобилизациягә эләккән.

Тәлгать Кинҗәбузов үлгәннән соң Шәйморатов генерал ордены белән бүләкләнде. Аны хушлашу чарасында хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов туганнарына тапшырды.

Тәлгатьнең әти-әнисе, кәләше, абыйсы һәм апасы калган. Ул гаиләдә иң төпчеге булган. Апасы әйтүенчә, Тәлгать белән сөйгән кызы, ике якны таныштырып, никах укытырга җыенганнар. Әмма шул вакытта өлешчә мобилизация башлана. Яшьләр никах укытырга өлгерми. Шуңа алар Тәлгать хәрби әзерлек үткән урында язылышырга карар итә.

Октябрь уртасында Аделина Пензага бара, яшьләр ЗАГСта никахларын терки.

“Тәлгать Кинҗәбузовның йөкле кәләше калган, аның белән ул үләренә 2 атна кала өйләнешкән”, – дип яза “КП-Уфа” басмасы.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Тәлгать...

 




https://voshodnews.ru
https://voshodnews.ru
https://vk.com
https://voshodnews.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в