Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырды:
"Шәйморатовчылар"га һәм "доставаловчылар"га өченче гуманитар конвой барып җитте. Бу - бик мөһим һәм бик зур йөк. Без аны сугышчыларның теләкләреннән чыгып формалаштырдык.
Анда беренче чиратта егетләребезгә сезон буенча кирәкле кием-салым, коптерлар, калиматор прицеллары, төнлә күрү приборлары ярдәм итәчәк.
Республика оешмалары һәм предприятиеләре аларга ярдәм итәчәк техниканы алып барды. Болар - алгы сызыкта нәтиҗәлерәк һәм тизрәк казу эшләре өчен экскаватор, "УАЗ" һәм «Фермер» автомобильләре. "Шәйморатовчы”ларга бронялы "Урал» тапшырылды, аны "Башнефтегеофизика" сугышчылар өчен махсус әзерләде. Егетләрнең нәрсәнедер яхшыртырга кирәк дип тапкан тәкьдимнәрен көтәбез, алар шундый икенче машина әзерләгәндә исәпкә алыначак.
Өйдән җылы сәлам – чолык балы, как, корот, гармуннар һәм курай бар – сугышчыларыбыз арасында талантлар күп. Һәм, әлбәттә, күпләр өчен иң көтеп алынган нәрсәләр – туганнарыннан һәм якыннарыннан хатлар.
Безнең үзләре теләп хәрби хәрәкәткә кушылган һәм мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәткән предприятиеләргә, эшкуарларга, республиканың гади халкына рәхмәт. Бу ярдәм хәзерге вакытта алгы сызыктагылар өчен бик мөһим", – дип яза ул.