Махсус хәрби операция
24 Ноября 2022, 04:47

Һава торышы

Кар-яңгырын кичерербез, гаиләдә җылы булсын!

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

Кар-яңгырын кичерербез, гаиләдә җылы булсын!

 

Бүген безне бик үк яхшы булмаган һава торышы көтә.

Башгидромет белдерүенчә, көн болытлы булачак. Кар катыш яңгыр ява. Аерым районнарда бозлавык, тимер чыбыкларны, агачларны җепшек кар сырый, кичә кичтән тәрәзәгә бәреп яуган бозлы яңгыр бүген дә иләмсез тавыш белән шакылдатып тәрәзәгә “чиртер”гә җыена.

Урыны белән юлларга кар салыр. Һава температурасы көндез +1,-4 градус, көнчыгышка таба -9.  Җил көнчыгыштан, секундына 7 -12 метр тизлектә исә.

 

Җомга, 25 ноябрьдә,  республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә -9, -14, көньякка таба – 3. Көндез -2, -7, төньяк-көнчыгышта 12 градуска кадәр суыта.

Җил көнчыгыштан, секундына 7 -12 метр тизлектә исәчәк.

Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көнчыгыштан салмак җил исәр.

Температура төнлә -10,-15 градус булса, аязытканда -20,-25. Көндез -11,-16 градус, республиканың көнбатышында -5 булуы көтелә.

 

Юлларда сак булыгыз, дуслар!

Ут-күздән сак булыгыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Тыштагы һава торышын бергә кичерербез ул, менә өй эчендә, гаиләдә бары да яхшы булсын!

Фәтә: ufa1.ru

Һава торышы
Һава торышы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас