Махсус хәрби операция
23 ноябрь 2022, 04:03

Хатыны һәм балалары калды...

Бүген Руслан белән хушлашалар.

https://vk.com/shrustemnhttps://vk.com/shrustemn
https://vk.com/shrustemn

“Бүген, 23 ноябрьдә, шәһәр Мәдәният сараенда безнең якташ – Руслан Хисаметдинов белән хушлашу булачак. Ул Украинада махсус хәрби операциядә үлде”.

Шулай дип язган Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов үзенең Вконтакте сәхифәсендә.

“Руслан Хәләф улы 1985 елда туган, 5нче санлы мәктәптә укыган, һөнәри белемне Мәләвез механика-технология техникумында алган. 2009 елдан армиядә атучы-зенитчы булып хезмәт иткән.

Быел сентябрьдә Руслан Хәләф улы өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби әзерлек үткәч, Украина территориясендә барган махсус операция зонасына җибәрелә.

Руслан Хисаметдиновның туганнарының, якыннарының һәм дусларының кайгысын уртаклашам”, – дигән район башлыгы.

“Үз эшенең остасы иде. Аны игелекле, гадел һәм тәртипле булганы өчен хөрмәт итәләр иде”, – диләр Руслан белән таныш кешеләр.

Декабрьдә аңа 37 яшь тулган булыр иде...

Кайсыбер мәгълүмат чаралары язуынча, Русланның тормыш иптәше һәм ике баласы калган. 

Русланның якыннарының кайгысын уртаклашабыз...

Чыганак: https://put-okt.com

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас