Махсус хәрби операция
22 ноябрь 2022, 05:50

Яңавыл спортчылары сынатмый

Алар республика буенча үткәрелгән ярышларда да актив катнашалар. 

Яңавыл спортчылары сынатмыйЯңавыл спортчылары сынатмый
Яңавыл спортчылары сынатмый

Яңавылның яшь спортчылары республика ярышларында сынатмадылар Ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Демография» милли проекты кысаларында Яңавыл районында физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар бар һәм ул елдан-ел яхшыра бара. 19-21 ноябрьдә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасының "Чир спорт" спорт төре буенча республика ярышлары узды. Ярышларда "Юность" спорт мәктәбендә, "Акробатики и чир спорта"секциясендә шөгыльләнүчеләр актив катнашты. Спорт ярышларында 3 төркем спортчылар катнашты: малайлар, кызлар(8-11 яшь), егетләр, кызлар(12-14 яшь), яшүсмерләр (15-18 яшь) катнашты.

Тренер җитәкчелегендә 29 тәрбияләнүче: Карамова Надежда Александровна җитәкчелегендә Башкортостан Республикасының спорт чире федерациясе тарафыннан оештырылган "Чир спорт" спорт төре буенча МАСТЕР-КЛАСС узды һәм исемле сертификатлар алды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас