

"Бары тик саубуллашу".
Яраткан җырчыбыз Иркәнең ире Артурның өлешчә мобилизациягә эләгүен беләбез. Иркә белән Артурның саубуллашуы да йөрәкләрне телеп үтте. Шул күренешләрне күргән һәр хатын-кызның күңелендә үз сөеклесен озату хәсрәте тулышып түгелде. Яңа гына ирләрен хәрби хезмәткә озаткан һәрбер хатын-кызның күңел халәте, хис-кичерешләре, йөрәк ярсуы бу җырда үзәк өзгеч булып чагыла. Исән-сау кайтып керергә язсын бердәнберләрегезгә, сезгә аларны иминлектә көтеп алырга язсын инде...
Иркә тыңлаучыларының теләктәшлек белдергән сүзләрен даими ишетеп тора. Без дә алар рәтендә. Иркә, синең Артурыңның да, башка ир-егетләребезнең дә исән-имин кайтуын көтәбез. Ә бу яңа җырың җаннарны тетрәндереп үтә, чөнки ул синең йөрәгең, җаның аша үтеп безгә килеп иреште.
«Тиздән! Премьера! Бары тик саубулашу! Илдар Ногманов көе һәм сүзләре», – дип язган Иркә социаль челтәрләрдәге шәхси битендә.
«Иркә, җимешем, кайта, Аллаһ боерса. Син зур бәхеткә лаек, кызым», «Бигрәк күзләрең моңсу, сабыр бул, Иркәм. Исән-имин кайтсын Артур яныгызга, балаларыгыз, мәхәббәтегез хакына. Сокланам сиңа, күркәм сабырлык телим», «Кайтырлар, матурым, кайтырлар, Ходай кушса», «Иркә, балакаем, синең белән бергә елыйбыз, синең белән бергә дога укыйбыз, теләк телибез», – дип җылы сүзләрен ирештергәннәр олы-олы апалар җырчыга.
Илдар Ногманов көе һәм сүзләре.
Хушлашуларны теләми,
Мин бүген синең белән.
Каерып алып китәсең,
Җанымны үзең белән.
Юк, китмә, дип әйтә алмадым,
Бәгырьләр өзелсә дә.
Кайтырсың бит яннарыма,
Син исән-имин генә.
Киткән чакта назлап кына,
Кочакларыңа алдың.
Эчтән генә син үзең дә,
Сагыш утында яндың.
Кайтырмын мин, кайтырмын, дип,
Вәгъдәләр биреп киттең.
Көтәрмен, дип, көтәрмен, дип,
Мин дә бит сүзләр бирдем.
Юлларыңда фәрештәләр
Канатын җәеп торсын.
Куеныңдагы догалар,
Гел сине саклап барсын.
Кайтчы, зинһар, әйләнеп бер,
Син кабат илләреңә.
Көтә көн дә бәгырьләрең
Торган нигезләрендә.
Юк, теләми минем йөрәк,
Теләми хушлашуны.
Кабул итми минем җаным
Газаплы аерылуны.
Булсын бу тик вакытлыча,
Бары тик саубуллашу.
Тик язмасын гомерлеккә
Синең белән хушлашу.
Булсын бу тик вакытлыча
Бары тик саубуллашу.
Фото: