Махсус хәрби операция
20 ноябрь 2022, 17:34

Яу кырындагы якташыбыз "Гөлнәзирә"не уйный (видео)

Милли көйләр күңелләрне күтәреп җибәрә.

Яу кырындагы якташыбыз "Гөлнәзирә"не уйныйЯу кырындагы якташыбыз "Гөлнәзирә"не уйный
Яу кырындагы якташыбыз "Гөлнәзирә"не уйный

Доставалов исемендәге батальон сугышчысы үз куллары белән курай ясаган һәм хезмәттәшләре үтенече буенча "Гөлнәзирә"не уйнап күрсәткән. Кичен учак янында төшерелгән музыкаль пауза видеосы "Башкорт батальоны"ның социаль челтәрләрендә урнаштырылган. "Әс-сәламәгаләйкүм, Башкортстан. Доставалов исемендәге батальон бу. Илеш районына кайнар сәлам. Менә монда егетләр уйна әле, диделәр", - ди кадрдагы хәрби. Яугирләр аны дәртләндереп тора. Моңа кадәр Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчыларына броньле "Урал" машинасын илтеп бирәчәкләре билгеле булды. Махсус техниканы "Башнефтегеофизика" предприятиесе әзерләгән. Бу хакта республика Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте. Шушы көннәрдә хәрби әзерлек урынына Башкортстаннан Салават Юлаев исемендәге өченче ирекле батальон юллланды.

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас