Махсус хәрби операция
18 Ноября 2022, 06:59

Җәяүлене таптаган

Республика юлларында  узган тәүлектә 13 автомобиль авариясе теркәлгән.

Җәяүлене таптаганҖәяүлене таптаган
Җәяүлене таптаган

Республика юлларында  узган тәүлектә 13 автомобиль авариясе теркәлгән. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, 12 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Стәрлетамак районында Стәрлетамак шәһәреннән 2 километр ераклыкта бер кеше һәлак булган. БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, Ишембайда яшәүче 32 яшьлек ир Renault Logan машинасында  юл аша чыгып барган 61 яшьлек ирне таптый.

Кызганычка каршы,  шунда ук үлгән. Әле авария очрагы буенча тикшерү оештырылган. Календарьда көз  булса да, бүгенге көндә һава торышы нәкъ кыштагыча. Җирләр тулысынча ук булмаса да, туңдырды, аз булса да кар яуды, термометр баганалары 0дән түбән градус күрсәтә. Юлларда берүк сак булыгыз, дуслар!

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас