

Кичә Уфада яшәүче Карина К. (исеме үзгәртелгән) өчен истәлекле көн булган. Аңа 7 яшь тулган. Бер ай элек диярлек ул әтисен махсус хәрби операциягә озаткан. Гаилә башлыгы мобилизацияләнгәннәр белән илебез сагына юлланган.
Шушы көннәрдә хәстәрлекле ата кеше Шәйморатов исемендәге төбәк волонтерлар штабын шалтыратып, кызын туган көне белән котлауларын үтенгән. Волонтерлар хәрбинең үтенечен теләп үтәгәннәр. Бүләкләр күтәреп, алар кызчыкны котларга дип килгәннәр.
Каринаның әнисе бу сюрпризга бик гаҗәпләнгән һәм сөенгән. Ирекмәннәр игътибары күңелләрне җилкендереп җибәрде, ди ул.
“Волонтерларга зур рәхмәт. Сез игелекле эш эшлисез. Безнең әтиебез бүген Ватанны гына түгел, ул безнең барыбызны да яклый. Шул ук вакытта аны өйдә өзелеп көтүләрен белә. Бүген кызыбызның туган көне. Килеп котлавыгыз өчен зур рәхмәт. Кызыбызга әтисе бүген армиядә, шуңа күрә аның туган көнендә була алмый дип аңлаттык. Әмма Карина күңеле белән барыбер әтисен көтте һәм әтисеннән, шәхси булмаса да, шундый бүләк алды. Бу могҗизага тиң. Бәйрәм бик күңелле үтте”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Каринаның әнисе.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Ноябрь башына булган мәгълүматларга ярашлы, өлешчә мобилизация буенча 318 мең кеше чакырылган.
Чыганак: bashinform.ru