Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында депутатлар "Башкортстан Республикасының "Транспорт салымы турында"гы законының 3 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын кабул иттеләр.
Закон проекты 2022 ел өчен Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) физик затларны, шул исәптән Русия Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.
Гаилә әгъзаларына рәсми теркәлгән хатын яки ир; никахта булмаган гражданнар өчен ата яки ана керә.