

Салават районы Турналы авылы мәдәният йортында 2021 елда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәни мохит" төбәк проекты һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт ясалган.
Хәзер мәдәният учагы заманча таләпләргә туры килә. Ремонттан соң мәдәният йорты базасында күп функцияле клуб булдырылган. Бу - районда иң күп йөри торган мәдәният учреждениесе. Монда һәркемнең киләсе генә килеп тора, аеруча балаларгә һәм яшьләргә күңелле. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала, моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Үзешчән сәнгать коллективларында катнашучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә уңышларга ирешәләр.
Авыл мәдәният йортында төрле юнәлештәге 13 түгәрәк эшли. Шуларның 76сы - 14 яшькә кадәрге балалар.