Махсус хәрби операция
15 ноябрь 2022, 06:50

Көчле рухлы яугир

Хәрби операциядән яраланып кайткан Илеш егете Рубен Хәсәнов тормышны, илне яратуы белән сокландыра.

Көчле рухлы яугирКөчле рухлы яугир
Көчле рухлы яугир

Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның геройларча көрәшен бөтен җир шары хәтердән мәңге җуймас. Фронт һәм тыл бердәм булды. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде. Шул патриотик рухта тәрбияләнгән, герой картәтиләребез үрнәгендә үскән буынга да сынау килде. Алар да үзләренең ватанга тугрылыгын раслап, илебез алдындагы бурычны үтәү максатында бүгенге көндә фронтка юллана.

Украина тарафыннан сигез ел дәвамында геноцидка дучар булган халыкны яклау өчен Донбасс җирендә махсус хәрби операция башлангач, Башкорстанлылар да анда катнашырга теләк белдерде, кулларына корал алырга мәҗбүр булды.

Украинадагы чуалышлар хакында телевизор аша ишетеп һәм күреп торабыз. Канкойгыч бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, яшәгән йортлары, күпме биналар җир белән тигезләнә. Ә безнең якташларыбыз явыз бандеровчыларны тар-мар итүдә, бер гаепсез халыкны яклауда үз өлешен кертә.

Илеш районы Югары Яркәй авылыннан Рубен Хәсәнов та шулар рәтендә Ул Украинадагы махсус операция хакында ишетү белән фронтка китәргә ашкына. Бөек Ватан сугышы вакытында аның картәтисе Исламгали Хәсәнов та шушы төбәктә Украина фронтында илебез азатлыгы өчен көрәшкән.

Югары Яркәй авылында туып-үскән Рубен Флорит улы мәктәптә укыган елларында ук тырыш, чырыш егет була. Спорт белән мавыга: бокс белән актив шөгыльләнә, беренче яшүсмер разрядына ия була. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Балачакның иң күңелле мизгелләрен тоеп яшәгән чакта язмыш ачысын татырга туры килә аңа. Унөч яшендә әнисез кала.

Мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алганнан соң үсмер Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына юллана. Биредә агроном һөнәренә ия була. Арытаба - армия. Рубен Хәсәнов башта Таджикистан, соңрак Чечня республикаларында махсус тәгаенләнештәге хәрби частьтә пулеметчы разведчик булып хезмәт итә. Ул үзен гадел, тәртипле яугир итеп таныта, хәрби корал белән оста куллана. Чечняда күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.

Армия сафларыннан кайткач, Рубен Хәсәнов Нефтекама шәһәрендә эчке эшләр органында хезмәт юлын башлый. Арытаба Агыйдел шәһәренә күченә, биредә дәүләт автоинспекциясендә начальник урынбасары вазифасын башкара. 2003 елда әтисенә инсульт булу сәбәпле, аңа кадерле кешесен карау өчен Илешкә кайтырга туры килә. Район үзәгендә эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Рсай авылы кызы Альмира (“Эра” җәмгыятендә сатучы) белән ике балага гомер бүләк итәләр. Олы уллары Тимур Уфа шәһәрендә эчке эшләр органында җинаять эзләү бүлегендә эшли, ул да әтисе кебек махсус тәгаенләнештәге хәрби гаскәрдә разведчик булып хезмәт иткән. Ә кече уллары Вадим - Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы.

Агымдагы елда Украинадагы махсус операциягә катнашырга үз теләге белән юлланган Рубен Хәсәнов 17 июньдә Кадыровчыларга бәйләнешкә чыгып, районнан берүзе китә. Башта Чечнядагы Гудермес шәһәрендә 5 көнлек хәрби әзерлек үтә. Аннары аларны Луганск Халык Республикасына җибәрәләр. Төрле шәһәр-авылларны азат итүдә катнаша. Донецк Халык Республикасына килгәч Солидар шәһәрендә взвод разведчигы булып хезмәт юлын дәвам итә. Биредә 9 кешедән торган төркемне дошманнар тылына җибәрергә карар кылалар. Алар арасында илеш егете дә була.

-Бу хәл 8 августта булды. Җәйге көн, көндезге сәгатьләрдә дошман тылына барганда безне сизеп калдылар һәм төрле яклап кысрыклый башладылар, бер яктан танк, икенче яктан пулемет арасында калдык. Шул рәвешле безне уратып алдылар. Урман полосасыннан барырга тырышсак та, квадроптер ярдәмендә кайда булуыбызны ачыкладылар. Снаряд ярчыгыннан яраланган ике иптәшемне алып чыга алдым, аларның икесен дә күтәреп, махсус пунктка илттем. Әмма караңгыда төркем алдыннан барганда, никадәр сакчыл кыланырга тырышсам да, көтмәгәндә сул аягым белән минага басканымны сизми дә калдым. Аннан соң үземне дә өстерәп алып чыктылар, -диде язмам герое.

Аннан соң төрле госпитальләр, озайлы дәваланулар, вертолет белән Мәскәүдәге Вишневский хәрби госпиталенә алып килүләрен яхшы хәтерли. Санаторийга барырга тәкъдим иткәч, ул аны кире кагып, туган ягына кайту теләген белдерә. Илешкә кайткач муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин батыр яугирның хәлен белергә килгәннәр, ярдәм итәргә әзер булуларын белдергәннәр.

Әлеге көндә Рубен Хәсәнов Мәскәүдәге госпитальдә дәвалана. Реабилитациядән соң аңа протез куячаклар.

Әңгәмәдәшем белән аралашу миңа тормышка башка күзлектән карарга ярдәм итте: беркайчан да төшенкелеккә бирешмәскә! Язмыш сынаулары алдында югалып калмавы, тормышны яратуы белән соклану уятты якташым. Туган илебезнең чын патриоты булуына инандым мин аның. Шундый көчле рухлы, кыю яугир, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана ватаныбыз.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас