Махсус хәрби операция
15 ноябрь 2022, 06:50

Агач эшкәртү - отышлы бизнес

Агач эшкәртү - отышлы бизнесАгач эшкәртү - отышлы бизнес
Агач эшкәртү - отышлы бизнес

Эшкуар агач кисү һәм эшкәртү цехын зурайтырга уйлый.

Агач - көнкүрештә киң кулланыла торган материал: сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә һәм башкаларда. Бүгенге көндә әлеге бизнесны иң актуаль һәм кирәкле бизнес дип атарга мөмкин, чөнки йортлар төзелә, халык мунча, веранда һәм башка йорт-куралты төзи.

2012 елның маеннан Баймак районының Иске Сибай авылында шәхси эшкуар Шамил Исәндәүлетов агач кисү һәм эшкәртү цехын ача. Эшкуар Сибай шәһәрендә дә бизнесын җәелдерергә планлаштыра. Шамил Камил улы өчен актуаль мәсьәлә - бу эш өчен җир участогы алу. Аның максаты 11 кешелек эш урыны белән агач эшкәртү производствосын булдыру.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында шәхси эшмәкәргә консультация ярдәме күрсәтелде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас