Махсус хәрби операция
14 Ноября 2022, 15:23

Яралы яугирләргә күчтәнәч

Стәрлетамак районында яшәүче фермер Анатолий Григорьевич Долгий махсус хәрби операциядә яраланган яугирләр дәваланып яткан госпитальләргә 1 мең килограмм бал биргән.

pravitelstvorb.ru Яралы яугирләргә күчтәнәчpravitelstvorb.ru Яралы яугирләргә күчтәнәч
Яралы яугирләргә күчтәнәчФото:pravitelstvorb.ru

 

Анатолий Григорьевич үзенең крестьян фермерлык эшен 1993 елның 14 сентбярендә оештыра. 30 ел дәверендә ул ныклы хуҗалыкка әйләнә. Ул эшкәрткән җирләрнең мәйданы хәзер 46 тапкыр зуррак! Бүген инде ул “Фацелия” дип исемләнгән оештыру-хокук эшчәнлеге формасы белән булган агросәнәгать фирмасы. Хуҗалык үсемчелек, терлек, сарыклар тоту һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Хуҗалыкны Анатолий Григорьевичның улы – Александр җитәкли. Анатолий Григорьевич үзе бөтен күңелен биреп умартачылык белән шөгыльләнә. Быел бал кортлары яхшы уңыш җыйганнар. Анатолий Григорьевич уңышы белән хәрби операциядә сәламәтлекләрен какшаткан яугирләр белән бүлешергә ниятләгән.

  • Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, яугирләргә күчтәнәч җибәрергә булдык, - ди ул. – Бал белән чәй эчеп җылы өйләрен искә алырлар. Төнгелеккә бер кашык бал белән чәй эчеп яту – ул сәламәт йокыга һәм организмның ял итүенә китерә.

Анатолий Григорьевич үзе дә Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклашырга барыр идем, яшем үткән, ди. Әтисе дә фронтовик була, фронтның алгы сызыгында дошманнар белән көрәшә, батырлыклар күрсәтә.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас