Махсус хәрби операция
14 ноябрь 2022, 13:27

Яңа ел бәйрәмен балалар көтеп ала

Мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар каникуллар вакытында мәдәни чараларга бушлай йөри алачак. 

Яңа ел бәйрәмен балалар көтеп алаЯңа ел бәйрәмен балалар көтеп ала
Яңа ел бәйрәмен балалар көтеп ала

Быел республикада Яңа ел чаралары балалар өчен генә оештырылачак. Башлыча алар мәгърифәтчелек характерында булачак, диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфикова хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә.

"Игътибар гаилә кыйммәтләренә һәм гаиләнең бергә вакыт үткәрүгә юнәлтеләчәк. Яңа ел каникуллары вакытында дәүләт театр концерт оешмалары тарафыннан гына да 450 чара уздыру планлаштырылган, шул исәптән 20-дән артык хәйрия чарасы. Шулай ук безнең коллективлар ДНР һәм ЛНР балалары яшәгән урыннарда Яңа ел тамашаларын уздырачак. Мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар Яңа ел каникуллары вакытында мәдәни учреждениеләргә бушлай йөри алачаклар. Муниципалитетларда бер миллионнан артык кешегә исәпләнгән 27 меңгә якын яңа ел чарасы уздыру планлаштырылган. Без республиканың төп чыршысына "Яңа ел фәннәре тылсымлы академиясе" дигән кызыклы интерактив тамаша әзерлибез», - диде Әминә Шәфикова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас