Махсус хәрби операция
14 ноябрь 2022, 16:16

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча алданрак түләнә

Шулай була күрсен инде. 

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акча гыйнварда түгел, ә 25 декабрьгә кадәр, ягъни вакытыннан алдан түләнә. Оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова Дәүләт Думасы депутаты Максим Ивановның  сораувына шулай дип җавап бирде. Бу хакта депутат үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.

Мобилизацияләнгәннәргә акчалата түләүләр тәртибе буенча ведомстводан җавап алдым. Бу мәгълүматне бөтен Русия белә:  ай саен 10ыннан 20сенә кадәр үткән ай өчен түләнә. Моның җитешсез ягы– Яңа ел бәйрәмнәренә мобилизацияләнүчеләр ир-егет һәм аның гаиләсе (хатыны, әнисе, балалары) декабрь өчен акча алып өлгерми. Шундыйхәл килеп тумасын өчен Оборона министрлыгы декабрь өчен акчаны шул ук айда 25 декабрьгә кадәр түләргә хәл итте”, – дип язган Максим Иванов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас