Махсус хәрби операция
14 ноябрь 2022, 15:37

Арендага түләүдән азат итәчәкләр

Яңалыкның максаты –  мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү.

pravitelstvorb.ru Арендадан азат итәчәкләрpravitelstvorb.ru Арендадан азат итәчәкләр
Арендадан азат итәчәкләрФото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы БР Хөкүмәте карарының проектын эшләгән. Аңа ярашлы, РФ Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда катнашканнарны һәм хәрби хезмәт үтүчеләрне аренда түләүләреннән азат итү күз уңында тотыла.

  • Яңалыкның максаты – Башкортстан Республикасында дәүләт милеген арендалаган мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Мондый ярдәм РФ Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылганнарга һәм үз теләге белән контракт төзегәннәргә биреләчәк.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас