

Егетләр, исән-сау йөреп кайтыгыз!
Чакмагыш районының Рапат авылы мәчетендә бүген корбан чалынды. Ислам диненендәге бу матур йола бүген туган өеннән еракта махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларга багышланды. Бу хакта район башлыгы Реканс Ямалиев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Корбан итеннән тәмле, сусыл пылау пешерелде. Аның белән яугирләрнең якыннарын сыйладылар. Муллалар яуда йөрүче ир-егетләребезнең исән-имин йөреп кайтуын теләп дога кылдылар, Коръәннән аятьләр укыдылар.
Ихлас укылган ошбу догалар ир-егетләребезгә исән-сау йөреп, үзләренең якыннары янына кайтырга ярдәм итсен.