

12 ноябрьдә, Уфада, генерал-майор Минигали Шәйморатов исемендәге Русия Гвардия отряды базасында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев исемен йөртүче өченче Башкорт батальоны хәрбиләре белән очрашты. Чарада Русия Гвардиясенең хәрби - сәяси эш буенча командир урынбасары, генерал-майор Алияр Абдуллаев катнашты.
Бу хәрби берләшмәләрне оештыру тәкъдиме хокук саклау органнары ветераннары тарафыннан ясалган иде. Хаклы ялдагы хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм сугышчылары батальон булдыру тәкъдимен хупладылар.
2022 елның октябрендә Радий Хәбиров Республика Хөкүмәтенә һәм Башкортстан башлыгы хакимиятенә логистик ярдәм проблемаларын чишәргә һәм Русия Гвардиясе белән берлектә сугышчыларның хәрби координациясен оештыру өчен юл картасын әзерләргә кушты.
Бүгенге очрашу барышында төбәк җитәкчесе Салават Юлаев батальоны вәкилләре белән сөйләште һәм аларга уңышлы күнегүләр теләде.
“Мин хәрби берлек формалашуның ничек барганлыгын күрәсем килде. Без бик эффектив эш алып барылуын күрәбез. Республика халкы исеменнән сезнең кыю карарыгыз өчен рәхмәт. Русия Гвардиясе җитәкчелегенең дә сезнең инициативаны хуплавы мөһим. Минигали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ике Башкорт батальоны махсус хәрби операция бурычларын үтиләр. Без якташларыбыз белән элемтәдә торырга тырышабыз. Минем киңәшчем Алик Камалетдинов алар янында. Ул командирларның безнең егетләр турында бик яхшы фикердә булуын белдерде. Милли Гвардия отряды нигезендә сез бик җитди әзерлк үтә аласыз. Сугыш координациясен уңышлы тәмамлап, махсус операция биремнәренә ныклы әзерләнүегезне телим,- диде Радий Фәрит улы.
Чыганак:glavarb.ru
Фото:glavarb.ru