

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның гаиләләре транспорт салымын түләүдән азат ителәчәк. Бу айда ук безнең депутатлар "Транспорт салымы турында" республика законына тиешле үзгәрешләр кертергә уйлыйлар.
"Закон проекты Луганск һәм Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрне 2023 елда 2022 ел өчен транспорт салымын түләүдән азат итүне тәкъдим итә. Бу ташлама бер транспорт өчен биреләчәк, двигатель көче һәм транспортның яше мөһим түгел. Йөк машиналары да салымнан азат ителә. Законны тормышка ашыру бәясе якынча 100 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу акча киләсе өч елдагы республика бюджеты турындагы закон проектына кертелде, без аны кабул итәргә әзерләнәбез", - диде Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ