

Дүртөйле халкы бердәм булып мобилизацияләнгән якташларына ярдәм күрсәтә.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, аның күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия булуы ачык күренде. Илнең төрле почмакларында яшәүче Русия халкының кечесе һәм олысы, мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатында, тагын да ныграк берләште. Кайдадыр еракта сугыш, ягъни ирек, матур киләчәк өчен көрәш бара һәм кан коела икән, димәк, тылдагылар да кул кушырып утыра алмый.
Безгә шушы көннәрдә мобилизацияләнгән Дүртөйле егетләре өчен гуманитар ярдәм кабул итү пунктында булып, андагы эшләр барышы белән якыннан танышырга мөмкинлек чыкты.
“Гуманитар ярдәм кабул итү пункты” дигән язу эленгән бүлмәнең ишеге ябылып та тормый дисәк, һич ялганлау булмас. Биредә безне “Бердәм Русия”партиясенең урындагы башкаручы сәркәтибе Гөлназ Рафаил кызы Галимова каршылады.
-Без бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшлибез,- ди Гөлназ ханым.- Гуманитар ярдәмне район халкы ирекле рәвештә, үз теләкләре белән җыя башлады, аларга урындагы эшкуарлар, колхозлар, хуҗалыклар, предприятиеләр кушылды. Ил төкерсә – күл була, дигән бит борынгылар. Шулай булып чыкты да!
Алар – безнең егетләр!
Дүртөйле районы хакимияте башлыгының мобилизация эшләре буенча киңәшчесе Ришат Рик улы Вәлиев та Гөлназ ханымның сүзләренә кушылып китте:
-Бу чынлап та шулай. Чөнки илебезнең армиясе никадәр яхшы тәэмин ителгән булмасын, без үзебезнең солдатларга кайгыртуыбызны күрсәтергә, җан җылысы бирердәй җылы сүзләр әйтергә, гуманитар ярдәм җыярга бурычлыбыз. Чөнки, АЛАР – БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘР! Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш. Менә шул чакта гына солдат батыр да, горур да була, ул хәрби бурычларны да җиренә җиткереп үти!
Дүртөйле районында да 62 мең чамасы кеше яши. Шулай арасыннан өлешчә мобилизация чикләрендә 170ләп ир-егет бүгенге көндә Пенза шәһәрендә хәрби әзерлек курслары үтә икән. Егетләрнең барсы да үзләренең Ватан алдындагы изге бурычын аңлый һәм кайсыберәүләр өчен инде онытылып барган хәрби күнекмәләрне тырышып өйрәнә.
Гөлназ Рафаил кызы әйтүенчә, беренче олау бик тиз тупланып, Пензага озатыла. Шуңа да 107 егеткә барлык кирәк-яракны әзерләп өлгертә алмаганнар. Пензага барып урнашкач, элемтәгә кергәч, егетләр әзерлек барышында иң кирәкле, иң мөһим булган кирәк-яракларны атаган. Әнә шуннан чыгып инде Дүртөйледә санаулы вакыт эчендә исемлек төзелгән һәм махсус зур рюкзаклар сатып алынып, аларга армия тормышында иң мөһим булган нәрсәләр тутырылган. Һәм егетләребез артыннан ук, берничә көн эчендә, гуманитар ярдәм төялгән олау белән район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдатулла улы Йосыпов үзе Пензага барып, һәр солдатка якташларыннан бүләкләр тапшырган, хәл-әхвәлләрен белешкән.
-Районыбыз эшкуарларына аерым зур рәхмәт белдерәсе килә,- дип сүзгә кушыла бүлмәгә ашыгып килеп кергән Гөлнара Венер кызы Кашаева, район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре һәм инвестиция эшчәнлеге буенча урынбасары.- Бизнес вәкилләре гуманитар ярдәм күрсәтүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.Алар үзләренең тәкъдиме белән эшкуар, “Опора России” партиясе әгъзасы, шәһәр депутаты, “Прованс” җәмгыяте директоры Алина Галиева ярдәмендә искиткеч зур эшләр алып барды һәм бу бүген дә дәвам итә. Кирәкле әйберләр исемлеге билгеле булуга ук, кайсыбер товарның районда юклыгы, яки аз санда булуы билгеле була. Ә бит егетләргә иртәгә үк хезмәткә юлланасы! Безнең коммерсантлар, көн дими-төн дими, ерак араларны үтеп, хәтта башка өлкәләрдән шул товарларны табып, алып кайтып җиткерделәр. Алар шулай ук “Изге җомга” акциясен игълан итте. Һәр җомга көнне билгеле исәпкә 100 һәм аннан күбрәк акча салып, шул акчаларга кирәк-ярак сатып алына. Алина ханым җыелган акчалар турында көн саен мәгълүмат бирә, анда барсы да аңлаешлы.
Икенче олау белән киткән 48 егетебезне без инде тутырылган рюкзакларны кулларына тоттырып, исән-имин кайтуларын теләп озатып калдык.
Изгелек җанда ярала
Эшкуарлардан тыш, районда эшләп килүче токымчылык заводлары, предприятиеләр дә шактый зур суммада акчалар күчергән. Менә шулар ярдәмендә бүген егетләргә посылкалар әзерләнә.
-Менә бу тартмаларда апа-нәнәйләр бәйләгән дистәләрчә җон оекбашлар,- ди Гөлназ ханым.- Чөнки алда салкын кыш көтә һәм хәрбиләребезне җылыту – изге бурычыбыз. Районда эшләп килгән даруханәләр челтәрләре бик күп күләмдә кирәкле дару препаратлары, жгутлар, бинт һ.б. алып килә. Аларга аерым зур рәхмәт.
Менә бу зур-зур дүрт чиләктә – бал. Аны бер умартачыбыз бүләк итте.
Күпләр туганнары өчен аерым посылкалар алып килә, шәхсән үзләренә тапшыруны сорап. Бу эшне дә җайга салдык.Күптән түгел бер апа килде, зур тартма күтәргән үзе. “Апа, бигрәк зур посылка җыйгансыз”,- дигән идек, ул: “улым өчен сыерымны да бәйләп җибәрер идем әле, балалар”,-дип улын сагынуын, төшләрендә күрүен сөйләде.
Солдатларга бүләкләрне туплый торгач, шул билгеле булды: безгә ерак Пензага бару өчен бирелгән бер микроавтобус кына җитми икән бит! Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы хәлләребезне белешеп чыккан иде, хәлне сөйләп биргәч, тагын бер автобус бүлергә вәгъдә итте.
Психолог ярдәме да кирәк!
Әйткәндәй, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, матди ярдәмнән тыш, психологик ярдәм дә күрсәтелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча психологик ярдәм күрсәтүгә багышланган указ да бар. 30 пункттан тораган кулланма кысаларында “Гаилә” үзәге психологлары, авыл һәм шәһәр хакимиятләре хезмәткәрләре, волонтерлар, депутатларны үз эченә алган махсус төркем һәрдаим очрашулар үткәрә. Алар гаилә әгъзалары белән якыннан аралашып, хәлләрнең торышын контрольгә ала, кирәк икән, тиешле ярдәм күрсәтелә.
Мәсәлән, ике егеткә повестканы ихатада утын ярган вакытта китерәләр. Әниләренең йортына газ кертелмәгән булган икән. Икенче очракта гаилә башлыгы хәрби сәфәргә киткәннән соң мунча ягарга утын китерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Кыскасы, утыннар белән бәйле үтенечләр канәгатьләндерелгән.
Әниләре эштә вакытта балаларны мәктәптән, балалар бакчаларыннан алу, баланы дәваханәгә тикшерелергә алып бару өчен транспорт бүлү буенча да мәсьәләләр уңай хәл ителә килә.
“Ирина из Венеции”
Гуманитар ярдәм җыю пунктындагы кызлар бар яклап та булдыра торган, актив тормыш белән яшәүче бер ханым – Венециядән Ирина турында тик җылы сүзләр генә сөйли башлаган иде... Ирина үзе килеп кермәсенме!
Көләч йөзле, җитез Иринага бу тормышта күп авырлыклар кичерергә туры килгән икән. Үзе фермер.
-Күпләр авыр да, мәшәкатьле дә җир эшеннән качканда, сез фермер булып киткәнсез әле,- дим Иринага.
-Авыру әтиемне, инвалид улымны калдырып эшкә йөрү мөмкинлеге булмау мине үзлегемнән агрономия фәнен үзләштерергә һәм фермер булып китәргә юл ачты,- дип елмая ул. - Башта ачык туфракта помидорлар үстердем, аннан бакча җиләге үрчетә башладым. Минем эш үзенчәлегем шунда: кредитлар, субсидияләр алмыйм. Кызу эш мизгелендә эшчеләр җәлеп итеп эшне оештыра, логистика алымнарын куллана белүем, уңыш китерде. Хезмәт хакын намус белән түлим. Башта каршылыклар күп булды, эш тәҗрибәм дә җитешми иде. Хәзер инде бар да җайга салынып килә...
Шунысы кызыклы, Ирина социаль челтәрләрдә “Дюртюли. Сад-огород”, “Птицы домашние”, “Продукты домашние” дигән берничә популяр төркем алып бара икән. Өлешчә мобилизация башлангач ул “Дюртюли. Мобилизация” төркемен ача. Төркем тиз үк тула, Ирина аннан икенчесен, аннан өченчесен ача, инде өченче төркем дә тулып килә икән.
-Биредә без райондаш ир-егетләрнең кем-кайда хезмәт итүләре, аларның саулыгы, нәрсәгә мохтаҗ булулары турында фикер алышабыз. Бу төркемне ачканга кадәр мобилизацияләнүчеләрнең туганнары кергән төркем генә бар иде, бездә исә дуслары, танышлары да аларның хәлләре турында белешә ала.
Ирина үзенең төркемендәге кешеләргә егетләргә ярдәм итү өчен акча җыю тәкъдиме белән чыккан. Аны күтәреп алганнар һәм төркем эчендә җыелган акчаларга хәрби тормышта аеруча мөһим булган дистәләрчә пауэр-колонкалар сатып алып, хезмәткә китеп баручы егетләрнең үзләренә бүләк иткәннәр.
Менә шундый матур да, батыр да кешеләр яши, изге эшләр эшләнә Дүртөйле якларында. Изге эш җирдә ятмас, дуслар! Ул безгә барыбыз да көтеп алган кадерле җиңү, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуы, республикабызның, илебезнең чәчәк атуы булып кайтыр!
Гөлара Арсланова.
Уфа-Дүртөйле-Уфа.
-