Махсус хәрби операция
10 ноябрь 2022, 05:35

Ни өчен ярдәм төрлечә?

Мобилизацияләнгән гражданнарга түләүләр төрле төбәкләрдә төрлечә, диләр.

Ни өчен ярдәм төрлечә?Ни өчен ярдәм төрлечә?
Ни өчен ярдәм төрлечә?

    Мобилизацияләнгән гражданнарга түләүләр,  ярдәм чаралары төрле төбәкләрдә төрлечә, диләр. Шул дөресме?

                                 Әнвәр Исламов.

    Әйе, шулай дияргә дә була. Русиянең Плеханов исемендәге икътисад университетының хезмәт икътисады фәнни үзәге директоры Вячеслав Бобков  түләүләрнең төрлелеген болай аңлата: “Төрле төбәкләрдә икътисади шартлар төрлечә, шуңа күрә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә түләү күләмнәре дә аерыла. Хәер, бай гына саналган төбәкләр арасында да льготаларның ярыйсы ук чикләнгән исемлеген тәкъдим итүче мисаллар бар. Бу нәрсәне аңлата? Бу – төбәк  җитәкчесе башка мәсьәләләргә өстенлек бирә дигән сүз.  

    Төбәкләр арасында мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чараларында мондый аерма булмаска тиеш. Моны булдырмас өчен, федераль дәрәҗәдә льготаларның минималь исемлеген билгеләргә кирәк. Әгәр төбәк аны киңәйтергә тели икән, рәхим итсен. Ләкин кыскартырга ярамый. Шулай гаделрәк була”.

    Мобилизацияләнгән гражданнарга  бер мәртәбә бирелә торган түләүләр күләменең иң зурысы Чечняда, Ямал-Ненец һәм Чукотка автономияле округларында һәм Сахалинда – 300 мең сум.

     Ханты-Манси автономияле округында – 250 мең сум.

    Брянск, Мәскәү, Кемеров өлкәләрендә, Якутия, Кырым, Севастопольдә – 200 мең сум.

    Ростов, Тверь, Магадан өлкәләрендә, Хабаров һәм Приморье крайларында – 150 мең сум.

   Воронежда – 120 мең сум.

Иң азы – Липецк, Ярославль, Кострома, Псков, Самара, Иванов, Оренбург, Саратов өлкәләрендә, Марий Элда, Удмуртия, Калмыкия һәм Ставрополь краенда – 50 мең сум.

     Башкортстанда  бер тапкыр түләнә торган төбәк пособиесе 200 мең сум тәшкил итә. Аны контрактка кул куеп 90 үткәч түлиләр. Шулай ук тәүлегенә 2 мең сум түләү дә каралган,  ул контрактка кул куйган көннән башлап түләнә.

     Авыл хуҗалыгы, җитештерү тармаклары үсешкән төбәкләрдә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә акчалата гына ярдәм итмиләр. Сахалинда, мәсәлән, гаилә башыннан 5әр килограмм балык, Тывада –  он, бәрәңге һәм кәбестә таратканнар. Иркутск өлкәсендә һәм Башкортстанда кышкылыкка утын әзерләргә булышалар.

    “Мобилизацияләнгән якташыбызның хатынына шәхси йортының түбәсен ябарга ярдәм иттек, шиферын алыштырдык һәм төннеген яңарттык, - дип хәбәр итә Курган шәһәре башлыгы Елена Ситникова. – Чиратта башка мөрәҗәгатьләр көтә”.

     Искәрмә: 3 ноябрьдә РФ Президенты имзалаган Указ нигезендә мобилизацияләнгән гражданнарга бер елга контракт төзегән очракта 195 мең күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә башлый.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас