Махсус хәрби операция
10 ноябрь 2022, 12:35

Мобилизацияләнүчеләрнең түләүләрен НДФЛдан азат итәләр

Моңа кагылышлы закон кабул ителгән. 

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укуларда Салым кодексына  бюджет пакетыннан төзәтмәләр кертүче законны кабул итте.

Төзәтмәләргә ярашлы, мобилизацияләнүчеләргә, сугышта үз теләкләре белән катнашучыларга һәм контракт буенча махсус хәрби операциядә булучыларның түләүләрен салымнан (физик шәхеснең кеременә салынган салым) азат итәчәкләр.

“Яңа территорияләргә командировкага баручыларның тәүлеклек түләүләрен дә керемгә булган салымнан бушатачаклар”, – диелә Дәүләт Думасы хәбәрендә.

Моннан тыш,  закон проекты Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре  гражданнарын  Русия паспорты, водитель таныклыгы, яшәүгә рөхсәт (вид на жительство), теркәлү документларын һәм транспорт чараларына  билгеләр алганда дәүләт пошлинасын түләүдән азат итә.

Дәүләт Думасы шулай ук махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелү хакындагы законны кабул итте.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас