Махсус хәрби операция
10 ноябрь 2022, 05:30

Алиментларын ничек түләрләр?

Мобилизацияләнгәннәр арасында алимент түләргә бурычлы булганнар да бардыр...

Алиментларын ничек түләрләр?Алиментларын ничек түләрләр?
Алиментларын ничек түләрләр?

     Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр арасында алимент түләргә бурычлы булганнар да бар. Алар аны ничек түләячәк?

    Республиканың Гаилә, хезмәт  һәм халыкны социаль яклау министрлыгы: “Мобилизация балаларны карау бурычыннан азат итми”, дип хәбәр итә.

    Әгәр алиментлар керем өлешеннән чыгып билгеләнсә, ул сумма мобилизацияләнгән кеше алачак яңа түләүне исәпкә алып үзгәрәчәк. Шулай итеп, алиментлар күбрәк яки азрак булырга мөмкин, бу түләүченең хәзерге һәм киләчәктәге кеременә бәйле.

    Әгәр дә алиментлар билгеле (конкрет) күләмдә билгеләнсә, ул сумма үзгәрмәячәк. Ләкин яңа шартлар белән  бәйле рәвештә суд аша аны киметүне яки арттыруны таләп итәргә мөмкин.

     Элекке ирләренең рәсми керемнәре  булмау аркасында балаларына алимент юллый алмаган хатын-кызлар өчен хәлләр яхшы якка үзгәрергә мөмкин, чөнки  мобилизацияләнгән элекке гаилә башлыгының хәзер гарантияләнгән кереме  булачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас