

Республика социаль челтәрләрендә имеш тә Башкортстаннан 25 меңгә якын ир-егет мобилизацияләнгән, ә халыктан дөрес мәгълүматны яшерәләр, дигән хәбәрләр йөри.
БРның хәрби комиссариатында социаль челтәрләрдә мобилизацияләнгәннәр санына кагылышлы барлык хәбәрләр дә дөрескә туры килми, алар ялган, чып-чын фейк дип хәбәр иттеләр.
Республикада мобиилизацияләнгән сугышчылар штатларга ярашлы конкрет хәрби частьларга озатыла, шуңа күрә Башкортстан анда булган ихтыяҗдан артыграк кешене берничек тә җибәрә алмый. Моннан тыш, мобилизациягә кагылышлы барлык сораулар да хезмәт хакы түләү, обмундирование һәм бмшка мәсьәләләр белән бәйле. Бар җирдә дә саннарга бәйлелек бар, шуңа планны техник яктан берничек тә арттырып үтәп булмый, диләр республика военкоматында.
Чыганак: bashinform.ru