Херсонда яраланган якташыбызны министр үзе бүләкләгән

Горурланабыз! 

МВД МедиаМВД Медиа
Фото:МВД Медиа

Русия  Эчке эшләр министрлыгының баш клиник госпиталендә ведомство җитәкчесе,  полиция генералы Владимир Колокольцев  Херсон өлкәсендә хезмәт командировкасында  яраланганнан соң  дәваланган хезмәткәрләрнең хәлен белде. Алар арасында Башкортстанда  иң тәҗрибәле полицейский кинологларның берсе полиция майоры Иван Макаров та бар. Ул 20 елга якын эчке эшләр органнарында хезмәт итә, шуның 11 елы – кинолог хезмәте үзәгендә бүлек начальнигы вазифасында.  

Октябрь башында ул вакытлыча дислокация пункты территориясендә яраланган. Тиздән аңа операция ясарга тиешләр.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әйдәүче медицина оешмасында авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтәләр. Полицейскийлар дәваланып бетүне түземсезләнеп көтәләр.

Владимир Колокольцев хезмәткәрләргә “Аерым шартларда хезмәттәге казанышлары өчен” ведомство медальләре тапшырган һәм җитеп килгән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас