

“Киек каз юллары” җыры белән дан казанган, моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән Артур Хәсәновның тагын бер җыры билгеле булды.
“Дүртөйле” телеканалының “ВКонтакте» аккаунтында аның “Солдат булып китеп барышы” җыры урнаштырылган. Ул бу җырны быел Ватанны саклаучылар көнендә – 23 февральдә башкарган.
Җыр Ильмира Гыймаева сүзләренә, Альфред Якшимбәтов көенә язылган. Артур бу җырны башкарганда илдә мобилизация турында сүз дә юк иде әле...
Бүген “Солдат булып китеп барышы”н тыңлаучылар социаль челтәрләрдә: “Артур алдан ук сизгән икән бит солдат булып китеп барышын, я, Ходаем, исән-сау булып әйләнеп кайтырга булсын инде...”, “Артур, китеп барышың озакка сузылсын, барып җитәр алдыннан кире әйләнергә насыйп булсын”, “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Җырлы гомерең озын булсын, кыю егет!” дигән язулар урнаштырганнар.