Якташларыбызның хәлен белгән

Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев Пензада хәрби әзерлек үткән якташларыбызның хәлен белеп кайтты.

“Кичә Сибайдан, Зилаер, Хәйбулла районыннан хезмәттәшләрем белән бергә мобилизацияләнгән егетләрнең хәлен белештек. Алар белән аралашып, күңелдә Ватанны сакларга әзер булган баймаклылар өчен горурлык тойгысы туды. Егетләр дәртле, рухлы, үзләре өчен борчылмаска куштылар, җиңү белән кайтырга вәгъдә бирделәр. Хәзер хәрби тәҗрибәне яңартырга,  офицерлар һәм остазлар биргән материалны мөмкин кадәр “сеңдерергә” кирәк. Алда – җиңел булмаган мәсьәләләр, ләкин яугирләребез аларны намус белән үтәячәк. Гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырлар. Чын күңелдән аларга моны телим!” – дип язган Фәнис Әминев үзенең социаль челтәрендә.

Чыганак: hakmar.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас