

Бер мәхәббәт тарихы.
Хәрби операция ир-егетләр белән хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләргә дә сынау булды. Кайбер кире мисаллар да булды, әлбәттә, әмма җитди шартларда чын сөю көчен таныту очраклары күбрәк.
Йөрәкләрен чын мәхәббәт бәйләп торган яшьләр хәрби әзерлек үткән урыннарда никахларын законлаштыруны хуп күрде. Андый парлар турында бер генә язмадык. Ак күлмәкләр, лимузиннар, көтү-көтү кунак, тау-тау бүләк аларның уена да килми, кирәкми дә. Ясалма, ялтыравык тормышта яшәмәгән яшьләр өчен кыйммәтләр болай да икенче иде ул. Ә бүген бигрәк тә, мобилизацияләнгән ир-егетләребез алдында икеләтә зуррак бурчылар тора: хәрби бурычны кыю үтәргә һәм үзләрен көтеп калган сөеклеләре янына, балалары янына, гаиләләренә исән-сау кайтырга!
Бүздәк районы Түреш авылы егете һәм аның сөеклесенә дә никахларын читтә теркәргә язган икән. Бу мәхәббәтле пар турында район башлыгы Илнур Игдиев социаль челтәрләрдәге үз битендә язган.
Бу егет белән кыз берничә ел элек кызыклы шартларда танышканнар. Эш урыннары янәшә генә булып чыга аларның. Егет – супермаркетта, ә туташ янәшәдәге киоскта эшли. Егет еш кына киоскка акча ваклатырга килә. Шулай туташның йөрәгенә ачкыч таба. Гашыйклар дүрт ел элек никах укытканнар, ә ЗАГСка барып җитәргә җөръәт итеп бетермәгәннәр икән. Тормыш шундый бит ул, уйламаганда кыюлык өсти, чишелеш юлларын да күрсәтә. Ир-егетне өлешчә мобилизация буенча чакырткач, никахларын рәсмиләштерергә карар кылган алар. Бәхетләре гомерлек булсын!
“Без аңа исән-сау булып, тизрәк хатыны янына кайтуын һәм бәхетле гаилә тормышын дәвам итүләрен телибез!” – дип яза Бүздәк районы хакимияте башлыгы.