"Посылкаларны тапшырдым, барысын да кочакладым..."

Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко Еланьда якташлары белән очрашкан.

https://vk.com/id306580157https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157

Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко мобилизацияләнгән якташлары хәрби әзерлек үткән Еланьга барган.

“Еланьдә инде чын кыш! Барысы белән дә очрашырга тырыштым, әмма кайсыбер сугышчылар атарга өйрәнү урынында киткән иделәр.

Посылкаларны тапшырдым, барысын да кочакладым...

Безнең егетләр исән-сау һәм сәламәт, хәрби әзерлек үтәләр. Барысына да кайнар сәлам тапшыралар!

Әйткәндәй, теге вакытта гитара алып килүне сораганнар иде. Үтенеч үтәлде”, – дип язган Зөһрә Гордиенко үзенең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

 

https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас